7 нче сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе үткәрделәр.
2019 елның 9-12 сентябрендә Брянск өлкәсендә "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съезды узачак.
1 нче сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә белем бәйрәме үтте.
“Безнең ишегалдында" район конкурсы нәтиҗәләре
29 нчы августта Лесхоз мәдәният йортында Республика көненә багышланган «Татарстан - минем Республикам» дип аталган концерт булып үтте.
17 нче август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән Татарстан Республикасы көненә багышланган шигырь һәм җырлар конкурсы үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә республиканың урман фонды территориясендәге Себер һәм Европа чыршысының плюс агачларын ачыклау эшләре башланды.
Лесхоз мәдәният йортында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннын уен-квест үткәрелде.
15 нче август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» дигән исем астында хәрәкәтле уеннар оештырдылар һәм үткәрделәр.
Балык тоту-бөтен дөнья буенча иң популяр мавыгуларының берсе, борынгы гореф-гадәтләргә хөрмәт күрсәтү һәм үсеш алуның менә дигән ысулы. Кешеләр ял итәргә елга ярына бара — алар, һичшиксез, үзләре белән кармак һәм башка тиешле аксессуарлар ала. Балыкчыларга һава торышы да, сезоннар да комачауламый. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 нче августа Нургали мәчете белән берлектә балык тоту буенча шөгыль оештырдылар һәм үткәрделәр. Без балаларга травмаларны булдырмау турында, кармакны ничек итеп, җай белән суга салу турында сөйләдек. Табигать кочагында балаларга бик күңелле булды, алар рәхәтләнеп ял иттеләр, балык тоту серләренә төшенделәр, үзләре дә балык тотып карадылар.