Сабабаш авылында Яңа елга әзерлек бара.
«Нарат» боз сарае Яңа елга актив әзерләнә башлады.
Ел саен 12 декабрьдә Россия РФ Конституциясе көнен билгеләп үтә. Ул төрле вакытлар кичерде, кайчакта бик үк яхшы булмады. Россиядә хәзер гамәлдә булган Конституция-демократизм принципларына нигезләнгән һәм РФ гражданины булган һәр кешенең мәнфәгатьләрен якларга чакырылган принципиаль яңа канун. Конституция көне кысаларында Лесхоз мәдәният йортында «Мин һәм илем Конституциясе»дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Җыелышта катнашучылар җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булу өчен үзләренең хокуклары турында гына түгел, бурычлары турында да белделәр.
Әлеге бәйрәм хөрмәтенә боз сараенда Саба районының 6 командасы арасында хоккей буенча ярышлар узды.
Мишә авыл җирлеге башлыгы җирлек җитәкчеләре һәм депутатлары белән Яңа елга әзерлек темасына киңәшмә үткәрде.
Эш өчен махсус техника җәлеп ителде. Эшләр көндез дә, төнлә дә алып барыла.
Мишә авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары ( сәркатибе) муниципаль хезмәткәрләр арасында өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышларында катнашты.
«Нарат» боз сараенда 24 288 000 сумлык чиллерны алыштыру буенча ремонт эшләре алып барыла. Эшне»РСС ИНЖИНИРИНГ " ҖЧҖ башкара
04 нче декабрь көнне Сабабаш авыл клубында инвалидлар көненә багышланган «Алар безнең кебек түгел»дигән тематик программа узды. Ләкин ул бәйрәм буларак түгел, ә, киресенчә, безнең арада һәркем кебек түгел, аерым кешеләр яшәвен искә төшерү буларак билгеләп үтелә.
4 нче декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яхшылык бүләк ит» акциясе кысаларында Инвалидлар декадасы уңаеннан Лесхоз картлар йортында " Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уен үтте.