ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

6 сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервы вәкилләре белән очрашу булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Интеллектуаль уен-уенчыларның үз интеллектын һәм эрудициясен куллануына нигезләнгән уен төре. Интеллектуаль уеннарның төп функциясе булып фикерләүне, югары психик функцияләрне, логиканы, анализ һәм синтез, гомумиләштерү һәм классификацияләү, чагыштыру һәм каршы кую процессларын үстерү тора. 5 нче сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Мемо» һәм «Абалон» интеллектуаль уеннарын оештырдылар. Кагыйдә буларак, мондый уеннарда катнашучылардан тормышның төрле өлкәләреннән сорауларга җавап бирү таләп ителә. Балаларга бу уеннар бик ошый.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачы хисләр белән искә ала. Бу акция кысаларында 3 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре үтеп баручыларга мәгълүмати тематик буклетлар тараттылар, шул рәвешле истәлекле датаны искә төшереп, яңадан-яңа, тагын да камилрәк формалар ала торган әлеге күренешкә каршы берләшүгә чакырдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

 

Бүген Мишә авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә белем бәйрәме үтте. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ата – аналар, бабалар, әбиләр, туганнары, якыннары җирләнгән изге урынны тәртиптә тоту-һәрберебезнең бурычы. Шул максаттан Мишә авыл җирлегенең гамәлдәге зиратларында өмә оештырылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Милли моңнар Ватаны син – Сабам!" бәйрәме.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

29 август көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Яшә мәңге, Республикам" исемле концерт үткәрелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

29 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин картасы буенча "Үз куллары белән беләзек" мастер-классын үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан - ул табигатьнең гүзәл матурлыгы һәм аның байлыгы  бергә үрелгән җирдә гаҗәеп кешеләрнең берләшеп яшәгән төбәге. Бу көннәрдә Татарстан үзенчәлекле бәйрәм - Республика көнен, Ватаныбыз көнен, барыбызны да берләштерүче җир көнен билгеләп үтә.Бу бәйрәм чыннан да бөтен халык бәйрәме.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International