Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштыру» дигән тормыш ситуациясенә клиент үзәкле алым кертте. Сервис «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен айга ике тапкыр «Россия эше» кадрлар үзәге вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га «Восхождение» үзәге директоры Ольга Гончарова хәбәр итте.
2025 елның гыйнварында махсус хәрби операциядә катнашучының тол хатыны Айслу Рассохина «Тегү эше» юнәлеше буенча үзмәшгуль буларак эшчәнлекне оештыруга социаль контракт төзегән. Алынган акчалар аңа җитештерүне башлап җибәрү өчен кирәкле профессиональ җиһазлар һәм материаллар сатып алырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы махсус хәрби операциядә катнашучыларны тыныч тормышка реинтеграцияләү белән актив шөгыльләнә, аларга тотрыклы эш табарга һәм хәтта үз эшләрен ачарга ярдәм итә. Бу ярдәмнең төп инструментларының берсе – социаль контракт, ул хәрби хәрәкәтләр ветераннарына үз бизнесларын башлау өчен дәүләт ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова М. Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашты. Ул хәрбиләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Социаль контракт ярдәмендә Бөгелмәдән махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны косметика җитештерүен башлап җибәргән. Узган елның язында Альбина Шакирова косметик чаралар җитештерү өлкәсендә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруга социаль контракт төзи. Бер ел эчендә яшь әни җитештерүне җайга сала, һәм аның продукциясе инде популярлык яулаган.
Татарстан Республикасында МХОда катнашучыларны беренче чиратта эшкә урнаштырырга әзер эш бирүчеләр реестры алып барыла. Исемлеккә 3,9 меңнән артык вакансия тәкъдим итүче 545 предприятие һәм оешма кергән. Бу хакта Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган брифингта министр Эльмира Зарипова сөйләде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – ТР Хезмәт министрлыгы эшендә өстенлек. МХО ветераннарына социаль ярдәм һәм эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә. Бүген ТР Иҗтимагый палатасында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин ит һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның 2025 елга максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Татарстанда «Бердәм Россия белән минем карьерам» партия проекты кысаларында махсус хәрби операциядән кайткан 3 130 граждан белән актив хезмәттәшлек итәләр. Шуларның 2 347 кешесе мәшгуль – бу 75 %.
2025 елда Татарстанда яшәүче 274 хатын-кыз Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге ярдәмендә үз эшләрен ачу өчен 145 100 сум акча алган. Барлыгы 323 кеше бизнес башлауга субсидия алган.