ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2022 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләрне, «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформа сервисларын кулланып, тулысынча электрон рәвештә күрсәтүгә күчкән пилот төбәкләр рәтенә керде.

Татарстанда инвалидларның эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе Россия буенча иң югарылардан. Республикада инвалидларның 31 % эшли, ә ил буенча бу күрсәткеч 24 % тәшкил итә.

2022 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте халыкны эшкә урнаштыруна субсидияләү юлы белән хезмәт базарында моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларын кертте. «Татэнерго» АҖ Зәй дәүләт район электр станциясе директоры Дмитрий Прохоров сүзләренә караганда, бу чаралар эш урыннарын хезмәт хакы күзлегеннән яхшырак итәргә мөмкинлек бирә.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

2022 елның 1 сентябреннән башлап мәшгульлек үзәкләре беренче дулкын пилотлары сыйфатында барлык хезмәтләрне «Россиядә эш» порталында күрсәтәләр. Мәгълүмати платформа ярдәмендә кеше эш эзләүдә ярдәм сорап гариза яза ала. Шулай ук порталда һөнәри юнәлеш бирү хезмәте дә тормышка ашырылган: тестлар узып, кеше теге яки бу һөнәр сайлап алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять ярты ел дәвамында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының кимүенә һәм халыкның мәшгульлеге арту тенденцияләренә ия.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2022 елның ноябрь ахырыннан Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан дәүләт заказы булган яки оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә караган 305 предприятие буенча кадрлар ихтыяҗы мониторингы алып барыла. Әлеге предприятиеләрнең кадрларга хәзерге ихтыяҗы 4 456 кеше тәшкил итә, шуларның 3 600 эшче һөнәрләргә туры килә.

13 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә 2023 нче елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервта торучы эш урыннары санын билгеләү турында» 2022 нче елның 26 нчы сентярьның 2 нче номерлы карарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 48 халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эше оештырылган. 2020 елда 61 мең кеше, ягъни эш эзләүчеләрнең 38 % эшкә урнаштырылган булса, 2021 елда 59,8 мең кеше, ягъни 66 % эш белән тәэмин ителгән.

Татарстан предприятиеләрен кирәкле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, республикада мәшгульлек хезмәтләренең уку йортлары белән эше җайга салынган.

2022 елда Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укытуны оештыруда актив катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International