ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга районының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дигән темага түгәрәк өстәл уздырдылар. Анда сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр секторы, мәшгульлек үзәге, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре һәм менталь тайпылышлары булган инвалидлар тәрбияләүче ата-аналар катнашты.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте Халыкара инвалидлар көненә багышланган махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

Татарстанда хезмәт яшендәге инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе аларның төбәктәге гомуми санының 32% тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч 28 %. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.


1
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Декабрь ае безнең илдә гадәттәгечә инвалидлар декадасыннан башлана. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу – шәфкатьлелек һәм толерантлык күрсәтергә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга чакыручы үзенчәлекле көн.


20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең бөтенроссия рейтингына йомгак ясалды. Рейтинг оешмаларның эшчәнлеген бәяләү, инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсен күтәрү һәм әлеге категориядәге гражданнарның мәшгульлек мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында формалаштырыла.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе субъектларында гражданнар тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру максатыннан тикшеренү үткәрелә. 


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт һәм мәшгульлек. Заманча шартларда трансформация» темасына коллегия утырышы узды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Людмила Хазова белән очрашу булды.


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Социаль тернәкләндерү төре буларак инвалидларның социаль мәшгульлеге сәламәтлекләренең шактый бозылуы аркасында хезмәт законнары буенча ачык хезмәт базарында эшкә урнаша алмаган, әмма индивидуаль тернәкләндерү программалары нигезендә хезмәт эшчәнлегенең катлаулы булмаган төрләрен башкарырга сәләтле, хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларның мәшгульлеген күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International