Кичә, 26 гыйнварда, Казандагы «Мега» сәүдә үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча бизнес-форум узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Аяз Ямалетдинов катнашында җыелыш узды. Чарада Әлмәт шәһәре прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Рената Павлова, Әлмәт шәһәрендә «Россельхозбанк»ның өстәмә офисы идарәчесе Елена Кудряшева катнаштылар.
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталауны үзгәртү тәртибе турында киңәшмә узды. Эксперт буларак ТР Хезмәт министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гайсин чыгыш ясады.
13 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә 2023 нче елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервта торучы эш урыннары санын билгеләү турында» 2022 нче елның 26 нчы сентярьның 2 нче номерлы карарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстанда 109 мең хезмәт яшендәге инвалид яши, шуларның 31,4 меңе эшли. Республикада эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 28,8% тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматларны Инвалидлар декадасына багышланган брифинг барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова китерде.
2 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә мөмкинлекләре чикле затларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау өлкәсендә закон таләпләрен үтәү буенча эш бирүчеләр белән очрашу узды.
2 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Россиядә эш» кадрлар үзәге инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
15 июнь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары санын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Бүген инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы узды. Спикерлар арасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова чыгыш ясады.
Бүгенге көндә 30 меңнән артык инвалид эшкә урнаштырылган.