Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Леонтьев белән бергә алар өлкәннәрне котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
24 ноябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен борынгы Болгар шәһәренә виртуаль экскурсия формасында интерактив әңгәмә уздырдылар. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе эшен дәвам итә. Мондый мәктәпләр өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау чаралары кысаларында эшли. Чаралар «Демография» илкүләм проекты һәм аның «Өлкән буын» региональ проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Россиядә ел саен «Ак кул таягы» айлыгы уза. Чара җәмәгатьчелек игътибарын сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәлеп итүгә, аларга толерант мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Инде бер елдан артык Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге бүлек эшли.
10 ноябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең мөдире һәм социаль эш буенча белгече «Өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартларында карауга мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карауны оештыру» программасы буенча Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә укулар узды.
Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Карау мәктәбендә уңышлы эш алып барыла.
Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы уздырыла. Чираттагы чара 10 ноябрьдә узды. Анда 35 социаль хезмәткәр һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гериатр һәм шәфкать туташы белән берлектә озак вакыт карау буенча социаль пакетка керүче хезмәтләр алучы пенсионерларга йөрүләрен дәвам итәләр.