«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасы кысаларында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты эшли. Бу эш инвалидларны һәм башка аерым категория гражданнарны вакытлыча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча өйдә дәресләр үткәрәләр. Чираттагы чара кулларның вак моторикасын үстерүгә багышланган иде.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында социаль хезмәтләр алучыларның шәхси гигиенасына аерым игътибар бирелә. Һәр кеше өчен индивидуаль тәрбияләү планы эшләнгән. Тернәкләндерү буенча белгеч Ләйсән Рәшидовна процедураларның үтәлешен даими контрольдә тота.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чираттагы методик киңәшмә узган.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Яр Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр белән мәгълүмати очрашу уздырды. Учреждение белгечләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлеге, гарантияләнгән социаль хезмәтләр пакетлары турында сөйләделәр. Шулай ук пенсия яшендәге гражданнар белән индивидуаль консультацияләр үткәрелде.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында 1-7 апрель көннәрендә Менделеевск районының «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Патронаж шартларында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау» курсы буенча укулар уздылар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында атна саен кече медицина персоналын авыруларны карау үзенчәлекләренә, өлкән кешене күчерү үзенчәлекләренә өйрәтәләр. Чараның максаты булып стационар хезмәт күрсәтү шартларында инвалидларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм адаптацияләү тора.
2022 елның 31 мартына республиканың медицина оешмаларына 14 122 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 6 584 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
14 нче марттан 29 нчы мартка кадәр Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган квалификация күтәрү курслары уздырылган.
Кичә, 29 нчы март көнне, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Автозаводский» 1 нче полиция отделы һәм 3 нче номерлы Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең «Үзәк» полиция отделы ветераннар советы рәисләре белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.