Лениногорск муниципаль районында 2021 елдан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы гамәлгә ашырыла. «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларны көн саен караудан тыш, түбәндәге технологияләр гамәлгә ашырыла: «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Мобиль бригада», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә».
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тернәкләндерү ялы» өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Технологияне гамәлгә кертү Россия халыкларының мәдәни мирасы елына туры китерелгән.
Кичә, 30 июнь көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 6нчы номерлы шәһәр хастаханәсенең гомуми практика табиблары һәм медицина персоналы белән мәгълүмати очрашу уздырдылар. Чараның максаты өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирү булды.
Шушы көннәрдә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Демография» милли проекты кысаларында кертелә торган озак вакытлы карау системасының социаль пакетында каралган саф һавада йөрү һәм социаль-тернәкләндерү чаралары уздыралар.
15 июнь көнне Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә күптән түгел өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшли башлаган социаль хезмәткәрләрне тестлаштыру узды. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасы нигезләрен никадәр яхшы белүләрен тикшерделәр.
Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Ярмалар терапиясе» технологиясе буенча дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында социаль хезмәткәр Гөлфия Хәлиуллина көн саен пенсионер Венера Закированы карый.
Һәр кеше картлык көнен төрлечә кабул итә. Барысы да өлкән кешенең сәламәтлеге, якыннарының бу чорына шәхси мөнәсәбәтенә бәйле.
27 май көнне Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча «Түшәк чикләрендә аз хәрәкәтләнүче кешене ашату» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында төрле чаралар уздыралар.