Министрлыкның Республика ресурс үзәге даими рәвештә үз вәкаләтләре кысаларында террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйрүзә Абдуләхәтова социаль хезмәтләр алучылар өчен террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карау оештырды.
Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау чаралары кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Ихлас» мәчете хәзрәте белән очрашу оештырылды.
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре берничә чара һәм тематик әңгәмәләр, балалар рәсемнәре конкурслары үткәрделәр. Чаралар тәрбияләнүчеләргә террорчылык акты янаган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатырга мөмкинлек бирде.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Ничек террорчылык корбаны булмаска» дигән темага антитеррористик юнәлештәге чара оештырдылар.
«Экстремизмга – юк!» айлыгы вакытында, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаган балалар һәм профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән социаль навигатор – «Мин – кеше» уены ярдәмендә чара үткәрде.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кораллы һөҗүм очрагында персоналның гамәлләре буенча планлы практик өйрәнүләр узды. Чара «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында оештырылды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Антон Борюшкин чыгыш ясады. Ул үз-үзеңне саклауның гади кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, манипуляцияләрдән, психологик йогынтыдан саклану ысулларын аңлатты.
Атна дәвамында учреждение белгечләре «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында берничә чара үткәрде.
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук видеороликлар карау оештырдылар.