ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

12–14 сентябрьдә «Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» программасы буенча террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашучы ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары картиналар галереясендә булдылар. Анда «Халык уеннары һәм күңел ачулар» күргәзмәсе белән таныштылар.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

11 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен тематик әңгәмә үткәрделәр һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Чара яшьләр арасында экстремизмны кисәтү һәм яшьләрне деструктив оешмаларга җәлеп итүгә каршы тору максатыннан оештырылды.


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында террорчылык акты куркынычы янаганда яшәүчеләрне һәм персоналны учреждениедән эвакуацияләү буенча укыту өйрәнүләре узды.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар белән инструктаж үткәрелде. Чарада ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Анда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары катнашты.

7 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан «Террорчылык – хәзерге заманның глобаль проблемасы» дигән чара уздырыллы. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә террорчылыкка каршы аң формалаштыруга юнәлдерелгән.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәтләр алучылар һәм 4 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен ведомствоара чара – «Беслан» хәтер сәгате үткәрелде.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшь инвалидлар хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова белән берлектә «Террорсыз Россия» коллажын ясадылар. Чара «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында оештырылды.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

8 сентябрьдә 4 нче социаль участокта, Коркачык урта мәктәбе базасында, Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече «Экстремизм һәм террорчылык – хәзерге дөньяның төп куркынычлары» дигән профилактик дәрес үткәрде. Чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International