ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

4 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Беслан... 19 ел үткәч» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик акция узды. Мәдәния ялны оештыручы Наталья Котова 2004 елның сентябрь башында Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде.


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Республикада башланган «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение хезмәткәрләре белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча дәрес узды.

3 сентябрьдә, Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре яшүсмерләр клубында чара үткәрделәр. Балалар белән бергә үзәк белгечләре «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә» дигән хәтер сәгате узды.


25
август, 2023 ел
җомга

24 августта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планлы объект күнегүләре үткәрелде.

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында «Террорчылыкка каршы куркынычсызлык» темасына профилактик сәгать үткәрделәр. Чарада 19 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча «Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз үз-үзеңне тоту» дигән дәрес уздырдылар.


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре куркынычсызлык мәктәбендә дәресләр оештыралар һәм үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International