Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең террорчылыкка каршы саклану һәм янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү кысаларында 10 августта чираттагы инструктаж үткәрелде.
Министрлыкның Республика ресурс үзәге даими нигездә үз вәкаләтләре кысаларында террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.
Балаларга экстремизм һәм террорчылыкның асылын аңлату, бер-берсенә толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм башка кешеләр белән тынычлыкта яшәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан 14 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында дәрес-инструктаж үткәрделәр.
Россия көнен бәйрәм итү алдыннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Экстремизм һәм ватанпәрвәрлек» темасына тематик сәгать үткәрелде. Чара «Метеор» яшүсмерләр клубында узды.
26 майда Әгерҗе муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар директорлары һәм хезмәткәрләре өчен «Һөнәри юнәлеш бирүне үстерү перспективалары, үстерүче һөнәри юнәлеш бирүче мохит булдыру» дигән күчмә семинар-киңәшмә узды.
Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр белән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Шикле предметка тап булганда эш итү алгоритмы турында фикер алыштылар.
16 майда Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Айсылу Җамалетдинова һәм Наталья Евдокимова «Экстремистик эшчәнлек» чарасы уздырдылар. Чара яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнарның мәгълүмати компетенциясен арттыруга юнәлдерелгән.
16 майда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, шул исәптән шартлаткыч җайланмага охшаган шикле предмет табылганда, хезмәткәрләрне, балаларны һәм ата-аналарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды.
Кукмара районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйруза Габделәхәтова социаль хезмәтләр алучылар өчен террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карау оештырды.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча «Уяу булыгыз!» дигән дәрес узды. Чараның максатлары гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда карар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.