17 апрельдә Чернышевка мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында балигъ булмаган хокук бозучылар өчен «Хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән профилактик чара уздырылды. Чакырылганнар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе инспекторы А. А. Закиров та бар иде.
29 мартта Шәпши авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече балалар һәм яшүсмерләр арасында толерантлыкны үстерүгә юнәлдерелгән ишегалды уеннары оештырды. Чара террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында уздырылды.
Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында «Мирас» ял көне клубы эшли. Аны булдыру максаты – күпмилләтле социомәдәни киңлектә тормышка яраклашкан, һәрьяклап үсеш алган, мөстәкыйль, толерантлы шәхес формалаштыруга ярдәм итү.
Чит ил гражданнары «Татарстан Республикасында хезмәт мигрантларының социаль адаптациясенә һәм интеграциясенә комплекслы якын килүне тәэмин итү» проекты хезмәтләреннән бушлай файдалана ала. Проект «Яңа гасыр» АХКБО тарафыннан 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Узебезнең традицияләрне хөрмәт итәбез» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы уздырды.
27 февральдә Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече коллективны берләштерү өчен дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа кысаларында оештырылды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эвакуация узды. Өйрәнүләрнең максаты – җитәкче состав һәм персоналның шикле предметка тап булган очракта эвакуация вакытында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен кабатлау.
19 гыйнварда Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ямаширмә авылындагы 4 нче социаль участокта «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән профилактик чара уздырган. Социаль куркыныч төркеменә керүче 16 балигъ булмаган бала катнашында чара 2019–2023 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында оештырылган.
Ялгызлык, җаваплылыктан курку, җиңел юллар эзләү, өй атмосферасыннан котылу теләге – болар барысы да яшьләрне сектага җәлеп итүнең сәбәбе булырга мөмкин. Үсеп килүче буынга моннан сакланырга ярдәм итү өчен, 17 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Людмила Касаткина яшүсмерләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча төркемле дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.