22 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати-агарту программасы кысаларында «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән аралашу сәгате узды. Чараның максаты – шәхескә, башкаларның мәдәниятенә, үз-үзләрен белдерү ысулларына ихтирамлы мөнәсәбәт үстерүгә ярдәм итү.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән тренинг-уен үткәрде.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә шартлы рәвештә шартлаткыч җайланма табылу сәбәпле, социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр эвакуацияләнде. Чараның максаты – гадәттән тыш хәл куркынычы янаганда бинадан тиз эвакуацияләү буенча социаль хезмәтләр алучыларның һәм хезмәткәрләрнең күнекмәләрен камилләштерү, террорчылык акты янаганда җитәкче составның һәм персоналның үз-үзен тотышы күнекмәләрен әзерләү.
Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага тематик сәгать уздырды. Чарада социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын тәэмин итү кысаларында берничә чара оештырылды. Шулай ук кешеләрне эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрелде.
Шушы көннәрдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кешеләрне учреждение бинасыннан эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрделәр. Чараның максаты – социаль хезмәткәрләрдә һәм социаль хезмәт алучыларда террорчылык куркынычы туганда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен, дөрес карарларны тиз кабул итү сәләтен булдыру.
9 ноябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында террорчылык куркынычы һәм кораллы һөҗүм вакытында гамәлләрне эшкәртү буенча планнан тыш өйрәнүләр узды.
Террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны көчәйтү максатыннан Сарман муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйрәнү тренировкасы уздырылды. Профилактик чара Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре белән берлектә үткәрелде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрне түбәндәге юнәлешләр буенча планнан тыш укыту уздырылды: террорчылыкка каршы саклык, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләр.
3 ноябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планнан тыш өйрәнүләр булып узды. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча идарәсе һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде.