2 ноябрьдә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде. Җыелыш барышында тиз карар кабул итүне таләп итә торган гадәттән тыш хәл булган очракта персонал һәм администрация гамәлләре турында сөйләштеләр.
Оешманың террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре белән берлектә кораллы һөҗүм һәм янгын чыкканда эш-хәрәкәтләрне тикшерү буенча инструктаж һәм тренировка үткәрелде.
«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Тирә-юньдәге дөнья» дигән төркемле чара уздырды. Ул 1 нче номерлы социаль участокта узды.
17 октябрьдә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләрнең чираттагы айлык җыелышы булып узды.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Чара янгын, электротехник һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләләрен карауга, яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга, эш урынында куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклауга багышланган иде. Хәзерге эш мәсьәләләре дә игътибарсыз калмады.
13 октябрьдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина балигъ булмаганнар белән «Террорчылык – кешелеккә куркыныч» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара гадәттән тыш хәлдә үз-үзеңне тоту нигезләрен белүне камилләштерүгә, үсеп килүче буында иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 11 октябрьдә гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча укыту чарасы узды. Аны учреждение директоры урынбасары үткәрде.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 2019-2023 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы һәм «Наркотикларга юк дип әйт» район акциясе кысаларында Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта профилактик дәресләр үткәрде.
Аерым кешеләргә, җәмгыятьләргә һәм милләтләргә хөрмәт һәм толерантлык культуралар һәм халыклар арасындагы үзара аңлашуны тирәнәйтеп төзелергә тиеш. Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең Лаеш Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт һәм Лаеш шәһәре София соборы рухание Сергий атакай белән очрашуы вакытында шушы һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләштеләр.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Терроризмга – юк» айлыгы кысаларында социаль эш буенча белгечләр Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина «Сак булыгыз, терроризм!» чарасын уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты.