ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, педагоглар Т.В. Чернова һәм Э.Р. Хәсәншина белән бергә «Без террорга каршы» дигән профилактик акция үткәргәннәр.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Кичә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбиячеләр Нетребина В.И. һәм Филиппова С.Г. «Толерантлык – дөньяга юл» дигән темага түгәрәк өстәл уздырганнар.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы көрәш буенча аңлату эшләре алып барыла.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Кама Аланы халкы арасында терроризмга каршы акция үткәргәннәр.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар А.Р. Җамалетдинова һәм Г.Б. Миронов профилактик характердагы чара үткәргәннәр. Аның максаты – террорчылык акты яисә тоткыннарны алу куркынычы вакытында балигъ булмаганнарның үз-үзеңне дөрес тоту тәртибен формалаштыру.


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Казанның Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Куркынычсызлык мәктәбе» дигән түгәрәк өстәл уздырганнар.

Иҗтимагый мохиттә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Шушы максаттан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында чаралар дәвам итә.

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар белән «Куркынычсыз аралашу кагыйдәләре. Социаль челтәрләрдә экстремизм чагылышы» дигән төркемле чара узган.

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ике дини конфессия вәкилләре белән очрашу узган. Алабуганың Җәмигъ мәчете имамы Фәнзил хәзрәт һәм Илья атакай яшүсмерләр белән әхлак һәм тынычлык дәресе үткәргәннәр.

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Әлмәт «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Терроризм. Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән сәгать уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International