Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта террорчылыкка каршы юнәлештәге чаралар декадасын оештырганнар. Программага әңгәмәләр, холлда роликлар карау, Беслан турында фильм карау, хезмәткәрләрнең инструктажы кертелгән.
«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланган чаралар оештырылган.
8 сентябрьдә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды ТР Иҗтимагый палатасында узган «Мәрхәмәтлек маршрутлары» проект-конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасын уздырды.
9 сентябрьдә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бумеранг» волонтерлар отряды белән берлектә «Без терроризмга һәм экстремизмга каршы» дигән мәгълүмати буклетлар тараттылар.
«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатыннан «Террорчылык акты янаганда затларның, хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең гамәлләре тәртибе» темасына инструктаж уздырылган.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Лукашова Ольга һәм Голубева Людмила «Без – бердәм!» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең төп максаты балигъ булмаганнарда терроризм һәм экстремизм турында күзаллау формалаштыру иде.
«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм хезмәткәрләр өчен мәгълүмати-өйрәтү чаралары сериясе уза.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Габделәхәтова Фәйрүзә социаль хезмәт алучылар өчен террорчылыкка каршы мультфильмнар карау оештырган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Республика ресурс үзәге Терроризм идеологиясенә каршы чараларны тормышка ашыруда катнашучы тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне даими рәвештә тәэмин итә.
«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре терроризм идеологиясенә каршы көрәшкә багышланган профилактик чараларда актив катнашалар.