ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җитез нәни» спорт эстафетасы узган. Чара «Экстремизмга – юк!» декадасы һәм танып-белү эшчәнлеге кысаларында узды.

Бүген Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Наталья Белова, Татьяна Исхакова һәм Эльмира Ефремова «Экстремизм һәм терроризм – куркыныч хәлләр» дигән мәгълүмат сәгате уздырганнар.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга!» дигән тематик сәгать уздырдылар.


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча чаралар дәвам итә.

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре «Экстремизмга – юк!» декадасына багышланган чара уздырдылар.

Бүген, 7 сентябрьдә, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләр психолог Чулпан Галләмова белән бергә Җиңү паркында булып кайтканнар.

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Алексеевскиның «Кайгырту» социаль приютында «Яшьләр – тынычлык өчен, терроризмга каршы!».

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында 6 сентябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, шулай ук террорчылык акты янаганда учреждение бинасыннан персонал һәм хезмәт алучыларны эвакуацияләү буенча күнекмә дәресләр үткәрелгән.

Ел саен сентябрь башында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында әлеге мөһим датага багышланган чара узган.


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Террорның киләчәге юк» дигән чара уздырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International