ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Альбина Титова социаль участокта «Терроризм һәм экстремизм. Балаларыбызны яклыйк» дигән чара үткәрде.

Бүген, 6 сентябрьдә, «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән планнан тыш инструктаж уздырылган, соңыннан оешма территориясендә шартлаткыч җайланмага охшаган объектны ачыклау очрагында, персоналның гамәлләрен тикшергәннәр.

Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Надежда Максютина «Экстремизм һәм террорчылыкка – юк» дигән видеоэлемтә үткәргән.

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Динә Тимофеева «Экстремизмга юк дип әйтик!» дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә тирә-юньдәгеләргә толерантлык мөнәсәбәтен үстерүгә, көч куллануга һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта террорчылыкка каршы өйрәнүләр үткәргәннәр, өйрәнү барышында ашханәгә шартлаткыч җайланма салынган. Шартлау җайланмасын саклау хезмәткәре видеокүзәтү камералары ярдәмендә күреп алды.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Экстремизмга – юк!» декадасы башланды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә гадәттәгечә бу датага багышланган чаралар үткәрелә.

Террорчылыкка каршы эшчәнлекне тәэмин итү буенча чаралар планы нигезендә 2 һәм 5 сентябрьдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә теоретик дәрес һәм тренировка үткәрелгән.

Узган җомгада, 2 сентябрьдә, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 4 урта мәктәп укучылары өчен «Безнең йөрәкләрдә Беслан фаҗигасе» дигән хәтер сәгате уздырылган.

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узган.

Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приюты тәрбиячеләре С.Г. Биктимирова һәм Г.Б. Миронов «Экстремизмга – юк» айлыгына багышланган чара уздырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International