3 сентябрьдә Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз» дигән чара узган. Педагог Наилә Дәүләтшина балаларга 2004 елда Бесланда булган куркыныч вакыйгалар турында сөйләде.
«Экстремизмга – юк!» декадасы кысыларында Арчаның «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Беслан: онытырга хакыбыз юк» дигән хәтер сәгате узган. Анда көндезге бүлектә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан бина фойесында «Без тынычлык сайлыйбыз» дигән мәгълүмати стенд әзерләгәннәр.
Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приюты педагоглары А.Р. Җамалетдинова һәм Г.Б. Миронов «Беслан фаҗигасе кайтавазы» дигән чара уздырганнар.
Бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Ак шар» акциясе уздырганнар.
4 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече тарафыннан «Өйдә ялгыз булганда» дигән профилактик рольле чара уздырылган.
Кичә, 11 июль көнне, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наталья Корнева балалар белән толерантлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
Бөгелмә районы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан тәрбияче Юлия Лунева «Без террорга каршы» дигән дәрес үткәрде.
Министрлыкның Республика ресурс үзәге терроризм идеологиясенә каршы тору чараларын тормышка ашыруда үз вәкаләтләре кысаларында катнашучы тармак хезмәткәрләренең квалификациясен даими рәвештә күтәрүне тәэмин итә. Июнь аенда «Терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» дигән квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештырылды һәм үткәрелде.
Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 16 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков тәрбияләнүчеләр белән «Террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән дәрес-инструктаж үткәрде.