Бүген Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре «Бергәләп террорга каршы!» дигән акция уздырдылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курс кысаларында «Толерант аралашу ысуллары» дигән темага дәрес үткәрде.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды. Чара учреждениегә кораллы һөҗүм итү куркынычы булган очракта хезмәткәрләрнең эш-гамәлләрен кабатлауга, бинадан кешеләрне ашыгыч эвакуацияләү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында интеллектуаль викторина үткәрелде. Чараның максаты – хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы яклану һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау һәм белемнәрне ныгыту.
14 нче апрельдән 22 нче апрельгә кадәр Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы территориясендә «Синең сайлау» республика оператив-профилактик чарасы узды. Ул балигъ булмаганнарны деструктив, шул исәптән экстремистлык һәм террорлык эшчәнлегенә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерүгә, яшүсмерләр арасында көч куллануны пропагандалаучы мәгълүматның үтеп керүенә каршы торуга юнәлдерелгән.
21 нче апрель көнне Баулы муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «ГАРДА» сак предприятиесе хезмәткәрләрен җәлеп итеп, объект тренировкасы узды. Чараның темасы «Учреждениедә шартлаткыч җайланмага охшаган шикле предмет табылганда персоналның гамәлләре һәм гражданнарны эвакуацияләү».
21 нче апрель көнне Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән планлы тренировка үткәрелде. Тренировкада Россиянең Росгвардия ведомстводан тыш сак бүлеге вәкиле катнашты.
Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 4 нче социаль участокта профилактик дәрес үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркемгә кергән 32 балигъ булмаган бала катнашты.
Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 апрельдә «Үз-үзеңне тоту серләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара ситуатив борчу профилактикасына юнәлдерелгән иде.
Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Террорлык акты янаганда җитәкче состав һәм персоналның гамәлләре» дигән тренировка узган. Чара хокук саклау органнары белән берлектә үткәрелде.