Кичә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган балалар өчен куратор сәгате узды.
25 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән «Нәтиҗәле аралашу алымнары» дигән дискуссия үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Экстремизмны профилактикалау буенча эш кысаларында 13 нче социаль участокта «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече Анастасия Чубарова «Нәрсә ул вандализм?» чарасы уздырылды. Ул «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсына керә.
Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Заманнарның тере элемтәсе» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече мәктәп укучылары белән «Террорчылык – безнең көннәрдә куркыныч» дигән әңгәмә-инструктаж үткәрде.
Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре террорчылыкны кисәтү буенча инструктажлар үткәрә.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Без террорчылыкка каршы» уенында катнаштылар. Чара террорчылыкка каршы аң формалаштыруга һәм куркынычсызлык чараларын кабатлауга юнәлдерелгән.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Галәвиева 1 нче социаль участокта «Экстремизм һәм террорчылык – җәмгыятькә куркыныч» дигән профилактик дәрес-консультация үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркеменә кергән 30дан артык балигъ булмаган бала катнашты.
11 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән «Ашыгыч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дәресе үткәрде. Чараның максаты – яшьләр арасында экстремизмны кисәтү һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатлау.
9 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Спорт экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
Бүген Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды. Учреждение директоры урынбасары Альбина Ушакова хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, ул территориядә шартлаткыч җайланма табылганда гамәлләрне эшкәртүгә юнәлдерелгән иде.