3 сентябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик чаралар узды.
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеген үткәрү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә берничә чара үткәрелде.
Моннан егерме ел элек террорчылык отряды Бесландагы 1 нче урта мәктәпне басып алды. Әсирлектә меңнән артык кеше эләкте, йөзләрчә кеше һәлак булды.
3 сентябрьдә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында «Шәфкать үзәге» социаль эш буенча белгече һәм «Форпост» активистлары «Тормыш тамчысы» акциясен уздырды. Бу чара шулай ук 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланды.
3 сентябрь көнне Зәй шәһәренең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган балалар өчен «Беслан фаҗигасе» исемле хәтер сәгате үткәрелде.
«Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» программасы кысаларында 2 сентябрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова «Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз» фильмын карау оештырды.
3 сентябрьдә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар.
3 сентябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Террорга юк!» чарасы узды.
«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларындагы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тематик әңгәмә оештырдылар. Тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Беслан. Өч көн мәңгегә» фильмын карадылар. Актлар залында җыелучылар 2004 елда Бесланда булган коточкыч фаҗигане искә төшерделәр.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «ДоброЦентр» отряды волонтерлары белән берлектә балигъ булмаганнар белән «Террорга юк дип әйт!» һәм «Беслан күз яшьләре» тематик әңгәмәсен үткәрделәр.