Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Мария Исаева «Волонтер» үзәге яшьләре белән берлектә «Беслан кайгысы кайтавазы» акциясен оештырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Учреждение хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсен саклау максатыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә объектның террорчылыктан саклануы буенча тренировка уздырдылар.
Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау программасы кысаларында «Чирша» сәламәтләндерү лагеренда куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар өчен чара үткәрелде. Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Булат Сөнгатуллин балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында лекция укыды, шулай ук экстремистик һәм террорчылык оешмаларының корбаны булмау турында сөйләде.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә толерантлык көне узды. Көн дәвамында тернәкләнүчеләр дөнья халыклары тормышы белән таныштылар, халык уеннарын өйрәнделәр һәм уйнадылар, тирә-юньдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәт турында мультфильмнар карадылар, шулай ук «Без толерантлыкны сайлыйбыз» тренингында катнаштылар.
8 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психолог Наталья Емельянова балалар өчен эмоциональ үз-үзеңне көйләү дәресе үткәрде. Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча «Мин куркынычсызлыкта» курсы кысаларында балалар тискәре хис-кичерешләрне җиңәргә ярдәм итүче катлаулы булмаган техникаларны өйрәнделәр.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын чыккан очракта гамәлләр», «Террорчылык акты янаган очракта гамәлләр», «Хезмәтне саклау» һәм пилотсыз очу аппараты ачыклаганда эш буенча планнан тыш инструктажлар үткәрелде.
Учреждение хезмәткәрләренең һәм социаль хезмәт алучыларның әзерлек дәрәҗәсен саклау максатыннан Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылык акты куркынычы янаганда, шикле предмет табылган очракта персоналның үз-үзен тотышы күнекмәләрен булдыру буенча планлы күнегүләр үткәрделәр.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Террорчылыкка – юк!» акциясе үткәрде.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Җиңү көне алдыннан Хәтер дивары куелды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында профилактик әңгәмә узды. Ул экстремистик һәм террорчылык эшчәнлеген профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлдерелгән.