ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Явлаштау мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча турнир узды. Беренче урынны Галиев Рөстәм Х.,икенче урынны Газизянов Ильяс С., ә өченче урынны Газизуллин Айназ М.яулады. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Бөек  Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә  агачлар утыртылды.

8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан  сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң  истәлек агачлары утыртылды.


27
апрель, 2024 ел
шимбә

25 апрельдә Явлаштау мәдәният йортында шушы авылда туган шагыйрә Әлфинур Вафина белән очрашу булды. Очрашу җылы атмосферада узды.

Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

20 апрельдә Явлаштау авыл җирлеге бюджет учреждениеләрендә өмәләр узды. Бөтен территория чүп-чардан чистартылды.

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә язгы кыр  эшләре бара.

 


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

 "Саба"ҖЧҖнең Явлаштау бригадасында  тракторларга , прицепларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

13 апрельдә Явлаштау авылында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары командалары катнашты. Нык һәм матур уеннардан соң призлы урыннарны Явлаштауның 1нче командасы -1 урын, 2 Явлаштау командасы 2 урын, Мишәбаш командасы 3 урын яулады . Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

 


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International