ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

1 сентябрьдә Россиянең барлык мәктәпләрендә традицион рәвештә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар үткәрелә. Беренче кыңгырауның яхшы традициясе бар, унберенче сыйныф укучысы беренче сыйныф укучысын кулларында йөртә, ә ул кыңгырау чыңлата. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларының кулларыннан тотып, аларны тантаналы рәвештә дәресләргә алып китәләр. 1 сентябрьдә Явлаштау  мәктәбендә дә «Белем көне»бәйрәме узды. Быел беренче сыйныфка 5 укучы чыкты. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы уку елы телибез.

 


25
август, 2023 ел
җомга

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба»   җәмгыятенең Явлаштау бригадасы ындыр табагында ашлык эшкәртү эшләре  бара

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында урып -җыю эшләре башланды

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә көзге чәчү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен әзерләү  эшләре бара.

 Явлаштау авыл  җирлеге волейболчылары пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона уеннарында 3 урынны алдылар.


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

 «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында, тулы куәтенә, терлекләргә азык әзерләү эшләре бара.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

     Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Барлыгы 180м. юлга вак таш (щебенка) тушәлде.


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Мишәбаш авылында Республика программасы нигезендә 5 яңа светодиодлы лампа урнаштырылды һәм 9ы яңа лампага алыштырылды.


14
июль, 2023 ел
җомга

12 июльдә Явлаштау авылында яшәүче Аскәдилова Миннекамал Газизулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ,«Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А.К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аның алга таба да кадер-хөрмәттә яшәвен телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International