ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе «Туган ягымны яратам» дип исемләнгән мавыктыргыч экскурсия уздырды.Экскурсия барышында  балалар  табигатьнең матурлыгына сокланды,  табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтте. Табигать турында кызыклы шигырьләр укып , уеннар уйналды.  Искиткеч шатлык һәм яңа ачышлар белән тулы вакыт  сизелми дә үтеп китте!

 


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Уңыш бәйрәме"  үткәрде. Бәйрәмне Уңыш бабай белән Уңышбикә алып барды. Балалар өчен җырлы-биюле уеннар оештырылды, төрле кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Матур итеп көзге муллыктан һәм   китаплардан  "Әдәби көз" дип аталган  күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм ахырында Уңыш бабай балаларны тәмле яшелчәләр белән сыйлады.

 

Явлаштау авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы - 2023" Бөтенроссия йөгерү көне булып узды. Чара нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды

Явлаштау авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгын төзекләндерү эшләре бара.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Явлаштау авыл китапхәсе, “ Ак калфак”  берләшмәсе белән берлектә, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты  Шәүкәт Гаделшевич Сибгатуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, шулай ук Татарстан радиосы әзерләгән ”Газиз тавышлар”, “Язмышымның дәрьясы: Казан –Төмән арасы” дип исемләнгән радиотапшыру тыңладылар. Кичә азагында клуб әгъзалары Төмәннең “Яңарыш” газетасы оештырган викторина сорауларына җаваплар әзерләделәр.

 

Явлаштау авыл китапханәсе “Вакытлы матбугат илендә”  исемле балалар журналы һәм газеталарына күзәтү үткәрде

Явлаштау балалар  бакчасы тәрбиячесе Багутова Нәзирә Миңнәхмәт кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм хезмәттәшләре котлады.

Явлаштау урта мәктәбенең мәктәп яны территориясендәге юлларны  ремонтлау эшләре төгәлләнде.


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 7 нче чакырылыш депутатларын һәм №47 Кукмара бермандатлы сайлау округы буенча депутат сайлаулары булып узды. Явлаштау авыл җирлегенә кергән сайлаучылар әлеге сайлауда актив катнаштылар.


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2 сентябрь көнне Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.Быел  беренче сыйныфка 4 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International