«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, социаль һәм иҗтимагый үсеш өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында, Ирак Республикасы делегациясен Татарстанның мәдәнияте, тарихы һәм иҗтимагый практикалары белән таныштыра. Кунаклар белән эшләүдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнаша.
7 майда Әлмәттә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Федераль медик-социаль экспертиза бюросы каршындагы Иҗтимагый комиссия, ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый советлары, шулай ук районның профильле коммерцияле булмаган оешмалары әгъзалары катнашты.
6 февральдә ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең беренче утырышы булды. Катнашучылар комиссиянең эш планы һәм эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Казанда яңа тикшерү изоляторы ачылды. Объектта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия юстиция министры Константин Чуйченко, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров булды. ТР Иҗтимагый палатасын Зилә Вәлиева, Азат Гайнетдинов, Илдар Баязитов тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Серов урамындагы бульварда булды.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Сафин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар Баязитов һәм башкалар йөрде.
2023 елның 15 июнендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды, анда яңа җитәкчене билгеләү мәсьәләләре һәм киләчәк эш перспективалары турында фикер алыштылар.
31 майда, Балаларны яклау көне алдыннан, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды комплексы территориясендә балаларның мәдәни-спорт бәйрәме узды.
«Ярдәм» мәчете имамы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов «ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең утыз еллыгы» истәлекле медале белән бүләкләнде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа җәмгыять файдасына күпьеллык тырыш хезмәте өчен мактау билгесен тапшырды.
2023 елның 8 февралендә «Ярдәм-помощь» хәйрия фондыннан Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына гуманитар ярдәм күрсәтелде. Бу — 970 000 сумлык киемнәр тутырылган тартмалар.
2023 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясенең беренче утырышы узды.