Корбан бәйрәме уңаеннан Югары Осланда балалар бәйрәме узды. Соңгы биш елда ул район мәдәният йорты янындагы паркта уздырыла. Һәр тапкыр «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аны оештыруга бик җитди карыйлар.
Халыкара балаларны яклау көнендә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары һәм күпсанлы волонтерлар күңел ачу программасы оештырдылар. Бу көнне ел саен үткәрелә торган «Балачак дөньясы» республика рәсем конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне хөрмәтләү уеннар һәм педагогларның иҗади чыгышы белән үрелеп барды.
Традиция буенча Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль-анимацион чара уздырдылар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы хәйрия проектын тормышка ашырдылар. Тернәкләнү курсы чорында яшүсмерләр бию сюжетын кую, заманча һәм халык бию сәнгатен үзләштерү, сәхнә реквизитлары белән эшләү буенча хәйрия мастер-класслары үттеләр.
«Чудо-Дети» Дәвалау педагогикасы үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы белгечләре төркеме 6–20 апрельдә Лисичанск шәһәрендә психик тайпылышлары, терәк-хәрәкәт аппараты бозылулары, травмадан соң стресс бозылулары, эмоциональ-ихтыяр һәм интеллектуаль өлкәләр бозылулары булган балалар белән интенсив тернәкләндерү курсы үткәрде. Луганск Халык Республикасына белгечләр үзләре, ике машинада бардылар, барлык җиһазларны үзләре алып килделәр.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында казанда чын үзбәк пылавы пешерү буенча мастер-класс узды. Моның өчен Яр Чаллыдан хәйриячеләр – «Шеф Марат» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Фарукшин һәм аның командасы килде. Чарага шулай ук «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре һәм инвалидлар җәмгыяте вәкилләре чакырылган иде.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Окоп шәме» хәйрия акциясе узды. Чара Россиядә Меценат һәм хәйрияче көненә багышланган.
«Россия җаны. Волонтерлар» волонтерлар хәрәкәте һәм Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге су басудан зыян күргән Орск шәһәренең комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларга гуманитар ярдәм күрсәттеләр.
13 апрельдә Халыкара меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Бу көн алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәният хезмәткәрләре белән бергә «Сезнең янда дөнья игелеклерәк» дигән чара уздырдылар.
Ураза бәйрәме уңаеннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасының иң эре предприятиеләренең берсе – «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ вәкилләре Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына хәйрия ярдәме – бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.