ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов берничә ел дәвамында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына шефлык итә. Ул учреждение эшләреннән хәбәрдар булып кына калмый, ә интернат-йортка даими ярдәм дә итә.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

«Автомаркет» ҖЧҖ Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучы, инвалид Әхнәф Әхмәтҗия улының Яңа ел хыялын тормышка ашырды. Иске гармун урынына эшмәкәр Артур Илгиз улы өлкән кешегә яңа гармун бүләк итте.


29
декабрь, 2023 ел
җомга

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел тамашасы узды.

Быел Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясе беренче тапкыр рәсми форматта узды.

«КАМАЗ» ГАҖ Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләренә бүләкләр рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте. Балаларга бүләкләрне Яңа ел чарасында тапшырдылар.

Печищи авылының бәйрәмчә бизәлгән мәдәният йортында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм профилактика исәбендә торучы балалар өчен Яңа ел чарасы узды.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Яңа ел чаралары узды.

Кичә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.

28 декабрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды. Балаларга бүләкләр белән шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева, «Татнефть» ГАҖ вәкиле Илшат Андарҗанов һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре килде.


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов килде. Ул социаль хезмәт алучыларга татлы бүләкләр һәм зур Яңа ел тортлары тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International