Яр Чаллы шәһәренең 15 нче санлы балалар иҗаты йортында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларны Яңа ел тамашасы белән каршы алдылар. Кунаклар өчен бию биремнәре һәм башка күп нәрсәләр оештырылды.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы тапкыр «Йөрәктән йөрәккә» гамәли иҗат хәйрия конкурсы узды. Ул «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә, аның җитәкчесе – Марина Власова.
Илнең төп күргәзмәсендә традицион бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе уза. Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сәясәтчеләр, төбәк башлыклары һәм башка танылган шәхесләр балаларның теләкләрен үтиләр. Акция 2018 елдан бирле ел саен Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.
Зәй районында ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инициативасы белән «Яшьлек» боз сарае базасында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре, волонтерлар һәм хәйриячеләр белән берлектә ведомствоара шәһәр чарасы оештырыла.
Бүген Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кунаклар килде: ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов. Кунаклар өлкән яшьтәге кешеләрне котладылар һәм аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында «Бүләккә язылу» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасында «Яхшы тарихлар» пансионаты вәкилләре белән социаль хезмәтләр алучыларга бару яхшы традициягә әверелде. Пансионат активистларының ходункилар һәм азык-төлек җыелмаларын сатып алуда ярдәм күрсәтүе социаль хезмәтләр алучылар өчен күңелле вакыйга булды.
6 декабрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары өчен ведомствоара түгәрәк өстәл оештырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясенең Спас җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Надежда Храменкова булып китте.
1 декабрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы узды. Аны «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә уздырдылар.