1 сентябрьдә Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мәктәп таганнары» күңел ачу чарасы узды. Иганәчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылган бәйрәм Россиядә Укытучы һәм остаз елы кысаларында оештырылды.
Белем көне уңаеннан Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
29 августта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бүген Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уку елы башлануга багышланган бәйрәм узды.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр яңа уку елына әзерләнәләр. Аларга тугры дуслары – «Игелекле йөрәкләр» хәйрия фонды вәкилләре ярдәм итә.
Бүген Казанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара узды. Аны «Татарстан – яңа гасыр» төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлеге ярдәме белән Бөтенроссия инвалид балаларның ата-аналары оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге оештырды.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Икене икегә – дүрт» дип аталган чара узды. Бу барлык укучылар, студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен бәйрәм.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Минзәлә мәчете оештырган укучылар чыгарылышында һәм корбан ашында булдылар. Быел мәчеттә 70кә якын бала белем алган.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларны мәктәпкә җыябыз» дигән хәйрия акциясе оештырды. Акциядә 32 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.
Минзәлә районында ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылалар. Чараның максаты – авыр тормыш хәлендә булган күпбалалы, аз керемле гаиләләргә балаларны яңа уку елына әзерләүдә социаль ярдәм күрсәтү.