Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Теләкләр чыршысы» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр администрациясе бинасындагы чыршыны открыткалар белән бизәделәр. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары үз хыялларын тормышка ашыра алачак.
Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач муниципаль районында мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләре әгъзаларына азык-төлек пакетлары өләшү оештырылды. Ярдәм алучылар – 1 һәм 2 төркем инвалидлар.
Инвалидлар декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортындагыларга Абдулиннар гаиләсе яктырткыч һәм картина бүләк итте.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар декадасы кысаларында мөхтәрәм кунаклар – муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башлыгы урынбасары Роза Галиева булды.
8 декабрьдә Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ачылуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасында «Чиксез мөмкинлекләр бәйрәме» инклюзив театральләштерелгән мәйданчык» дигән иҗади проект тормышка ашырылган.
Бөгелмә шәһәренең боз сараенда сәламәтлекләре чикләнгән балаларның хоккей командасын булдыру буенча тантаналы чара узды.
Инвалидлар декадасы көннәрендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы кунакларны кабул иттеләр. Әлбәттә, кунаклар буш кул белән килмәде.
Инвалидлар декадасында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа гаилә туды. Күрү буенча инвалидлар Фәрит Халиков һәм Анжела Серебрякова өйләнеште.
6 декабрьдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Игелекле Әлмәт» иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге белән берлектә, Инвалидлар декадасына багышланган «Яхшылык кайда, җылылык шунда» дигән чара уздырылды.