Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында традицион татар ризыгы әзерләү буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Бу чара кулинария дәресе генә түгел, өлкәннәр өчен үз тамырларын искә төшерү, истәлекләре белән уртаклашу һәм актив вакыт үткәрү өчен искиткеч мөмкинлек булды.
Даими хәйрияче Егор Юдин гаҗәеп кайгыртучанлык күрсәтте. Бигрәк тә мохтаҗларга шатлык бүләк итәр өчен, зур партия карбыз сатып алды ул.
«Лукойл» хәйрия фондының терәк-хәрәкәт аппараты һәм ишетү сәләте бозылган балаларга ярдәм программасы кысаларында Казанда «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы яшьләренә 10 югары технологияле кресло-коляска һәм 30 ишетү аппараты тапшыру буенча акция узды.
Триатлон, велосипедлар һәм башка актив спорт төрләре белән мавыгучы гади Казан егете чираттагы хәйрия велосипед челленджын оештырды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты район һәм республика хәйриячеләре белән тыгыз социаль партнерлык корган.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз керемле ялгыз өлкән кешегә газ плитәсе урнаштырдылар.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев Татарстан Республикасы көненә һәм Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәмдә «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашниковага цифрлы һәм көнкүреш техникасы кибетенә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Менделеевск районының «Кама таңнар» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына Яр Чаллы шәһәренең «Игелекле йөрәкләр» оешмасыннан кунаклар – волонтерлар килде.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре бәйрәм оештырды. Чара даими хәйриячеләр ярдәмендә узды.
Әлмәт муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Чараны берничә сәяси партия вәкилләре оештырды.