Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгече «Ярдәм кулы суз» дигән акция оештырды. Акция мөмкинлекләре чикле мохтаҗ гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов булып китте. Ул социаль хезмәт алучыларның тормышы белән кызыксынды.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасын күңел ачу чарасы белән ачтылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балаларга мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә «ПоМожем» проекты белән 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү бәйгесендә җиңүче булдылар.
Әниләр көне алдыннан Минзәлә районында түбәндәге категориядәге социаль хезмәт алучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Сөйкемле, сөекле, иң матур» акциясе старт алды: күп балалы әниләр, инвалид бала тәрбияләүче әниләр, уллары хәрби хезмәткә чакырылган әниләр.
Биектау тимер юл станциясе спорт мәктәбендә Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вәкилләре, боз сарае директоры Андриян Тябин белән берлектә, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы 20 инвалид бала өчен хоккей буенча таныштыру уены оештырдылар.
Инвалидлар декадасы алдыннан, 20 ноябрьдә, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Могҗиза» мөмкинлекләре чикле балалар өчен театр студиясе артистлары һәм Казан шәһәренең «Во благо вместе» инициатив төркеме булып китте.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыюга кушылдылар. Тармак хезмәткәрләре үз уңышларыннан вируслы авырулар чорында кирәк булган суган һәм сарымсакны бүлеп бирергә булдылар.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең көзге каникуллар чорында ялын Яр Чаллы шәһәренең дельфинарийына бару күңелле итте. Чара иганәчеләр – «Саф йөрәкләр» волонтерлык берләшмәсе ярдәме белән мөмкин булды.
Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы заезд бәйрәм чарасы белән тәмамланды – балалар актерлык һөнәрләре күнекмәләренә өйрәнделәр.