Социаль хезмәт алучылар онлайн-концерт карадылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен музыкаль программаны Никольский авылы мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән иде. Ир-атлар вокал төркеме Яңа ел хитларын башкарды.
26 декабрьдә «My family cafe» кафесы авыр тормыш хәлендә булган яшь социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия төшке ашын оештырды. Ул анимацион уен программасы белән үрелеп барды.
Ел саен Яңа ел алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты мактаулы кунаклар кабул итә. Шушы көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров котладылар.
«Время побед» АКБО авыр һәм куркыныч тормыш хәлендә калган яшьләр һәм балигъ булмаганнар белән эшли. Оешманың эшчәнлеге социаль адаптациядә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
23 декабрьдә Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мәрхәмәтле йөрәк» Хәйрия фонды вәкилләре катнашында Яңа ел квесты узды.
25 декабрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Алабугадан кунаклар килде. Теш табибы Дарья Булдакова инициативасы белән зур йөрәкле кешеләр командасы балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерләде.
Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек бүләге» дигән акция уздырыла. Аның максаты – үзәктә тернәкләнү уза торган күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итү.
21 декабрьдә Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәгендә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Могҗизалар илендә Яңа ел» театральләштерелгән тамашасы узды. Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты Эдуард Кузнецов балалар бәйрәменең инициаторы булды.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Теләкләр чыршысы» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр администрациясе бинасындагы чыршыны открыткалар белән бизәделәр. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары үз хыялларын тормышка ашыра алачак.
Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач муниципаль районында мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләре әгъзаларына азык-төлек пакетлары өләшү оештырылды. Ярдәм алучылар – 1 һәм 2 төркем инвалидлар.