Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлкәннәр декадасы кысаларында төрле чаралар, акцияләр, концертлар уздырылды, өлкән буын вәкилләренә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Аларның күбесе турында яңалыклар чыкты инде. Бүген сүз тагын берничә чара турында барачак.
8 октябрьдә Н. И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Алар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар, өлкәннәр белән аралаштылар һәм аларга исемле котлау открыткалары укыдылар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәртәбәле кунаклар булып китте. Социаль хезмәт алучыларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде.
«Тургай» балалар бакчасы коллективы Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар өчен бәйрәм чарасы оештырды.
ВТБ банк ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль приюттагы балаларга һәм яшүсмерләргә хәйрия ярдәме күрсәткән.
Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин булып кайттылар. Кунаклар өлкәннәрне котладылар һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бәйрәм уңаеннан «Игелек кәрзине» дигән акция оештырдылар.
Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында ветераннарны аерым игътибар һәм кайгыртучанлык белән колачлыйлар. Әйтик, Балтач районында ел саен Татарстан Республикасы интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның хәлләрен белеп кайталар.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы 10 ялгыз пенсионер һәм инвалидка өлкәннәр декадасы кысаларында хәйрия ярдәме күрсәтелде.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Бәйрәм концертын район Мәдәният йорты коллективы оештырды.