Декада көннәрендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына бик күп хәйриячеләр килә. Алар социаль хезмәт алучыларны игътибар белән генә түгел, күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән дә сөендерә.
Быел «Старость в радость» хәйрия фонды «Дөньяны якты төсләрдә күрәм» проектын башлап җибәрде. Проектка беренчеләрдән булып Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт кертелгән.
Чараны «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе оештырды, аның җитәкчесе – Марина Власова иде. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә «Волонтер» үзәге һәм «Җиңел канатлар» урам театры булышлык күрсәтте.
5 сентябрь көнне Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белем көне» уздырылды.
Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Арена Добра» фонды вәкилләре булып китте.
Республикада авыр тормыш хәленә юлыккан кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Социаль координатор» проекты эшли башлады.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы гаиләләрдәге балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм оештырганнар.
Бүген Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырганнар.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» җирле бүлекчәсе вәкилләре «Әби кайгыртуы» дигән акция уздырганнар.
«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм чаралары дәвам итә.