ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2022 ел
җомга

Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы узды. Аны Балаларны яклау көне уңаеннан ВТБ банкы хезмәткәрләре оештырды.

2 июнь көнне Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында төшләр тотучы бөтине ясау буенча мастер-класс узды. Чара «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль яклау бүлеге тарафыннан «ТР Саба районы якташлары» ҖЧҖ җитәкчесе Мәҗит Салихов ярдәме белән оештырылган.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. 

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре 1 июнь көнне «Балачак – ул без» дигән бәйрәм үткәрделәр. Чарада учреждение реабилитантлары һәм шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән балалары катнашты.

1 июнь көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды. Чараның максаты – күңелле атмосфера тудыру һәм балаларны аларның хокуклары белән таныштыру.

1 июнь көнне Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Аленушка» балалар бакчасында чара уздырганнар. «Балачакның якты буяулары» уен программасы Балаларны яклау көненә багышланган иде.

Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрстү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Балачак буяулары» дигән бәйрәм оештырганнар. Балалар бәйрәм квестында катнаштылар. Квестны оештыручылар «Форпост» үзәге белгечләре.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды. «Кояшлы балачак» дигән чара агымдагы заездның барлык тәрбияләнүчеләрен дә колачлады.

Халыкара балаларны яклау көнендә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инициативасы белән ведомствоара спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылган. Күңел ачу программасы ата-аналарга балаларның тормышка, фикер ирегенә, шулай ук физик һәм психологик көч кулланудан саклану хокукын хөрмәт итү мөһимлеге турында искә төшерде.

1 июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бәйрәм учреждениенең урам сәхнәсендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International