Белем көне алдыннан Яр Чаллы шәһәреннән «Игелекле эш» АКБО активистлары Аксубай муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютына яхшы визит белән килделәр. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында балалар яңа уку елында кирәкле дәфтәрләр, каләмнәр, карандашлар һәм башка мөһим канцелярия товарлары тутырылган портфельләр алдылар.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Александровский паркында волонтерлык проектын дәвам итә. Ул яз көне, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән паркта тиеннәр өчен вольер урнаштырылгач башланды. Хайваннарны волонтерлык башлангычында интернат-йорт хезмәткәрләре һәм халкы карарга теләк белдерде.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия чарасы кысаларында төрле категориядәге гаиләләрдән 50 бала канцелярия товарларының тулы җыелмаларын һәм яңа рюкзакларны алды.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында булачак укучылар өчен «Беренче сыйныф укучыларына багышлау» бәйрәм чарасы узды.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы һәм Югары Ослан районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Казандагы балалар хосписы һәм «Наташа» хосписы пациентлары өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш җыюны оештырдылар.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ике мөһим дәүләт инициативасын – «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» төбәк чаралар комплексын һәм 2024–2025 елларга балалар иминлегенең төбәк системасын үстерү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
«Теплица хуҗалыгы» программасы кысаларында «Татнефть» ГАҖ волонтерлары Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты өчен теплицалар сатып алганнар.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты даими рәвештә иганәчеләр һәм хәйриячеләрдән ярдәм ала. Июль аенда учреждениегә районның иң эре предприятиеләренең берсе – «Август-Алабуга» ҖЧҖ хәйрия ярдәме күрсәтте.
23 июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коймак пешерү буенча мастер-класс узды.
Корбан бәйрәме узган булса да, изге гамәлләр дәвам итә. Мәсәлән, Әлмәт районында Җиһаншиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗларга булыша. Хәйриячеләр «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәтләр алучы гаиләләргә, шулай ук өйдә социаль хезмәтләр алучыларга корбан ите тараталар.