Бүген Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт кәрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә социаль хезмәтләр алучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңел ачу чарасы уздырганнар.
Балаларны яклау көне алдыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне котларга байкерлар килгән иде. Алар балаларны спорт программасы белән сөендерделәр.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Россия Федерациясендә «Под крышей заботы» дигән хәйрия акциясе үткәрелә. Бөтен илдән төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь комплекс вәкилләре балалар йортларында, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләнүче мәктәп-интернатларда тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәкләр. Акция Россия Төзелеш министрлыгы эгидасы астында үткәрелә.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия концерт программасы белән татар эстрадасы артистлары Гөлназ Сираева, Артур Шугалепов һәм Гүзәлия булып кайттылар.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәйрия фондлары белән хезмәттәшлек итә, алар авыр тормыш хәлендә булган өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итү белән бәйле төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар. Шундый фондларның берсе «Альпари».
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары бүлек начальнигы Р.Р. Гатауллин җитәкчелегендә «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өч тыл хезмәтчәненә күп функцияле караватлар һәм карават янына куела торган өстәлләр бүләк итте.
Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар тарихи бәйләнешен саклау, Россиянең тарихи үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага интеллектуаль-танып-белү чарасы узган. Ул Җиңү көненә багышланган иде.
Ел саен Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Язгы игелек атнасы» бөтенроссия волонтерлар акциясендә катнашалар.
18 апрель көнне ел саен шәхси эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе тарафыннан үткәрелә торган «Чын күңелдән» хәйрия акциясе кысаларында Балтач районының мөмкинлекләре чикле 155 бала өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнгән.