Халыкара инвалидлар көненә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйриячедән азык-төлек җыелмалары әзерләде.
Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә компьютер классы ачылды. Бу «Сетевая компания» АҖ филиалы «Приволжские электросети» ярдәме белән мөмкин булды. Компания хезмәткәрләре тарафыннан җиде компьютер алынды, шулай ук Интернет үткәрелде.
Хәйриячеләр Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр. Социаль әһәмиятле даталар кысаларында азык-төлек җыелмаларын китерү оештырыла.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин килде.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә атна дәвамында «Гаиләдән гаиләгә» хәйрия акциясе узды.
Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика төбәк бүлеге белгечләре Арчадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Бүген Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында балта эше остаханәсе ачылды. Остаханәне «Цепная реакция» уникаль хәйрия марафоны ярдәмендә реконструкцияләделәр. Хәйрия марафоны вакытында 800 мең сумнан артык акча җыелган иде, ул акчалар ремонтлауга һәм остаханә өчен заманча җиһазлар сатып алуга тотылган.
Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә берничә чара уздырылды.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне хөрмәтлиләр.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район башлыгы Ранис Камартдинов, депутат Ринат Гайзатуллин һәм Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров булдылар.