28 декабрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды. Балаларга бүләкләр белән шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева, «Татнефть» ГАҖ вәкиле Илшат Андарҗанов һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре килде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов килде. Ул социаль хезмәт алучыларга татлы бүләкләр һәм зур Яңа ел тортлары тапшырды.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында башкарма комитетның социаль үсеш буенча җитәкчесе урынбасары Надир Курамшин булды.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Яңа ел алдыннан сәламәтлекләре аркасында бәйрәмнәргә йөри алмаган балаларны игътибарсыз калдырмыйлар.
27 декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инвалид балаларга, социаль хезмәтләр алучыларга, күңелле Яңа ел тамашасын бүләк иттеләр.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел чаралары бара. Монда яшәүчеләр арасында иң яхшы Яңа ел бүлмәсе бизәлеше, иң матур кул эше конкурслары тәмамлана, учреждение Яңа елга бизәлгән.
Ел саен Яңа ел алдыннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты кадерле кунакларны кабул итә.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара узды.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казанның IT-паркында булдылар. Экскурсия ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм аның командасы, шулай ук IT-парк генераль директоры Руслан Власов ярдәмендә оештырылды.
ТР Югары суды судьялары – «Фемида» хоккей клубы уенчыларының хәйрия ярдәме белән Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәтләрен алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел котлаулары ачылды.