Мамадыш районында «Игелек кәрзине» хәйрия акциясен үткәрү күркәм традиция булып тора. Акция Халыкара өлкәннәр көне кысаларында узган район авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында уза.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре гадәттәгечә «Яхшылыкка һәрвакыт урын бар» девизы астында чаралар үткәрделәр.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы «Көз буяулары» хәйрия чарасы узды.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре азык-төлек пакетларын, көнкүреш химиясе җыелмаларын формалаштыру һәм тарату эшен дәвам итәләр.
«Пятерочка» кибетләре челтәре инициативасы буенча авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек пакетлары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелә. Аларда ярмалар, токмач, консервалар, көнбагыш мае, чәй, шулай ук татлы ризыклар һәм эчемлекләр бар.
Безнең янәшәдә якыннары турында кайгыртучы кешеләр яши. Яр Чаллыдан Рәмис Хәбибрахманов шундыйлардан.
«Сәламәтлек» паркының интеллектуаль-ял итү үзәгенең «Сфера» планетариенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында традицион бәйрәм чарасы узды. Әлмәт шәһәренең халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев «Постройка+» журналы җитәкчесе Марина Власова белән берлектә булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.
Ютазы районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында чара узды. 53 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа портфельләр алды.
Яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды. Ул ел саен үткәрелә. Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәрвакыт чара үткәрүдә катнашалар.
Югары Ослан районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Аны «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Игелекле кешеләр» волонтерлык хәрәкәте оештырды. Бишенче ел бу чарага прокуратура һәм суд коллективлары, Югары Ослан һәм Иннополис эшмәкәрләре кушыла.