Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләр белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтүдә актив катнашалар.
Көндезге лагерьда ял итүче Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар янына Ветераннар советы әгъзасы һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы килде. Балалар 1941 елның 22 июнендәге вакыйгалар турында тыңладылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Шәм кабыз» акциясен үткәрү өчен бүләккә шәмнәр алдылар. Чарада актив катнашканнары өчен балалар канцелярия товарлары алуга сертификатлар һәм татлы призлар алдылар.
Бу дата алдыннан Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.
Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уртак эшкә кечкенә өлешләрен кертәләр – алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.
20 июньдә Арча районы Инвалидлар җәмгыяте «Восточный» ТИҮ белән берлектә «Хәтерлибез! Горурланабыз!» конкурсы үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Югары Ослан районының Печище авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Балигъ булмаганнар 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл янына җыелды. Чараны Печище мәктәбенең мәктәп яны лагере һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оештырды.
17 июнь көнне «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән махсус хәрби операциядә катнашучы В. Шатрилов белән очрашты. Бу патриотик тәрбиягә, балигъ булмаганнарны хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар тәҗрибәсе белән таныштыруга һәм хәрби һәм граждан җәмгыяте арасында элемтәне ныгытуга юнәлдерелгән әһәмиятле чара.
Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова патриотик сәгать үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучылар һәм районда яшәүче балигъ булмаганнар катнашты.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының өлкән малайлар төркеме «Игелекле йөрәкләр» махсус хәрби операциясе сугышчыларына ярдәм үзәгендә коры душ ясау буенча мастер-класста булды. Балалар 507 комплект коры душ ясадылар.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә патриотик-танып белү чарасы узды, анда бәйрәм традицияләре һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук дәүләт символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләштеләр.