ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар Чик сакчылары көненә багышланган концертта булдылар.


28
май, 2025 ел
чәршәмбе

28 майда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Королева һәм Гөлшат Җаббарова Чик сакчылары көненә багышланган конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чарада 20 бала катнашты.


27
май, 2025 ел
сишәмбе

Апрель–май айларында социаль хезмәт алучылар арасында «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсы узды. Конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 44 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән балалар катнашты.


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының «Тылсымлы лабиринт» инклюзив студиясендә булдылар.

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, социаль хезмәт алучыларны патриотик тәрбияләү һәм социализацияләү максатларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге көндезге тору бүлеге яшьләре өчен ТР Милли музеендагы «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» күргәзмәсен карау оештырды.

Алтынчы мотоукчылар дивизиясенең ремонт-торгызу батальоны составы Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә һәм коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Социаль приютка махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрбиләргә ярдәм итүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре солдат аналары слетын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Район җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти-әниләре белән Халыкара гаиләләр көнендә очрашты.


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче әби балалар йортында тәрбияләнүчеләргә булыша. Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Минесавия Баһавиева балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ТР Инклюзив спорт үзәге» АКБО белән берлектә «Җиңү йолдызчыклары» спартакиадасы оештырылды. Чарада шәһәрнең балалар учреждениеләренә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International