Кичә Ютазы районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Салават Мөслим улы белән тыл хезмәтчәне, социаль хезмәтләр алучы Мирсәет Фәрхетдинов янына бардылар. Аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырдылар.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу оештырылды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына «Фронтовикны кочакла» акциясе кысаларында волонтерлар отряды активистлары, медицина училищесы студентлары килде.
Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Геройлар гаиләсе» фотокүргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне ачуга махсус хәрби операциядә катнашучы һәм МХО катнашучыларының туганнары чакырылган иде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операция сугышчыларына көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.
Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатыннан, Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм коллектив азык-төлек җыелмалары әзерләде, солдатларга хатлар һәм открыткалар язды.
25 февраль көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган чикләрне саклауда» балалар иҗаты конкурсы узды. Чара тарихи тәҗрибәне саклау, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан оештырылды.
Россия һәрвакыт үзенең геройлары белән дан тотты, алар, уйлап та тормыйча, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер иде. Мондый геройлар арасында Түбән Кама кешеләре дә бар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән бергә «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган интерактив бәйрәм гаилә чарасы узды.