Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Владимир Рыжов белән очрашу-әңгәмә узды.
Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Мария Исаева өлкән буынга ярдәм акциясе оештырды. Чара Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибар һәм кайгырту – безнең уртак бурычыбыз. Теләсә нинди ярдәм – матди, психологик, юридик – бик мөһим һәм кирәк.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Ирина Баранова махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен талисманнар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат» патриотик акциясендә катнаштылар.
Печище мәдәният йортында, 3 нче социаль участокта өенә ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды. Очрашуда мәктәп укучылары, шул исәптән социаль хезмәтләр алучылар да катнашты.
2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уртак җиңүгә кулларыннан килгәнчә өлеш кертәләр.
Россиядә Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тормышта һәрвакыт батырлыкларга урын бар» дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде.
21 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү стартлары узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәтләр алучыларда патриотлык хисе формалаштыру.